Финанс ягыннан савыктыру һәм банкротлык процедураларында тәртип урнаштырырга кирәк

2007 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Ил икътисадының базар юлына күчүе предприятиеләрнең икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләрендә үзгәрешләргә китерә. Менеджмент җайга салынган, җитештерү нәтиҗәле оештырылган предприятиеләр табыш алалар. Икенчеләре исә теге яки бу сәбәпләр аркасында (һәм объектив, һәм субъектив) банкротлыкка юлыгалар. Кызганыч, әмма аларның банкротлыгы аркасында еш кына дәүләтнең, кредиторларның, әлеге предприятиедә эшләүчеләрнең мәнфәгатьләре зыян күрә. Татарстан Республикасында предприятиеләрне финанс ягыннан савыктыру һәм банкротлык системаларының нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләрен карап тикшерүгә 2007 елның 15 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмә багышланган иде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов алып барды. ТР Юстиция министрлыгы исеменнән министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Киңәшмәдә катнашкан республика министрлыкларының, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, федераль хакимият органнарының территориаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре финанс ягыннан савыктыру һәм банкротлык процедураларында дәүләтнең төрле органнары арасындагы багланышларны координацияләгәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, аерым алганда әлеге өлкәдә мәгълүмати багланышларның нәтиҗәлелеген күтәрү юллары турында сөйләшенде. Багланышларның хәзерге дәрәҗәсе канәгатьләндерми һәм карап тикшерелә торган өлкәдә вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнар гамәлләренең бер-берсеннән читләшүенә китерә. Урнашкан хәлне төзәтү өчен чаралар системасын эшләү һәм дәүләтнең, шулай ук банкротлык чигендәге предпариятие хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен тәэмин итү бурычлары куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International