Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм йөклелек һәм бала табулар буенча пособиеләрнең максималь зурлыгы артты

2007 елның 17 августы, җомга
“2008 елга һәм 2009 һәм 2010 елларның планлаштырылган вакытына Россия Федерациясе Социаль иминләштерү фонды бюджеты турында” 2007 елның 21 июлендәге 183-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2008 елда һәм 2009 һәм 2010 елларның планлаштырылган вакытында:
1) вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь зурлыгы (производствода бәхетсез очрак яки профессиональ авыру белән бәйле вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиедән тыш) тулы календарь ай өчен 17 250 сум тәшкил итәчәк;
2) йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь зурлыгы тулы календарь ай өчен 23 400 сум тәшкил итәчәк.
Хезмәт хакына билгеләнгән тәртиптә район коэффициенты кулланыла торган районнарда һәм урыннарда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь зурлыгы һәм йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь зурлыгы әлеге районнар коэффициентларын исәпкә алып билгеләнәчәк.
Федераль закон 2008 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International