Гражданнар белән турыдан-туры эш алып барыла

2007 елның 17 августы, җомга
ТР Юстиция министрлыгында кабул итү көннәре билгеләнгән, ул көннәрдә гражданнар турыдан-туры министрга яки аның урынбасарларына үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар. Моннан тыш, Министрлык җитәкчелеге расланган график нигезендә республиканың муниципаль районнарында гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә.
Кичә Министрлыкта гражданнарны министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров кабул итте. Мөрәҗәгать итүче – граждан Блохина А.И. сәяси репрессияләрнең акланган корбаннары категориясенә карый. Аның фикеренчә, акланганнарның күп кенә проблемалары тиешле дәрәҗәдә хәл ителми. Аерым алганда, тартып алынган мөлкәтне кире кайтару мәсьәләсе сузыла, дәүләт пенсиясенә өстәмәләр билгеләү дә зур кичектерүләр белән башкарылды. Сәяси репрессияләрнең корбаннарын аклау буенча шәһәр комиссиясе эшенә дә дәгъвалар бар.
Мөрәҗәгать итүченең барлык сорауларына да тиешле аңлатмалар бирелде. Моннан тыш, граждан А.И.Блохинага акланганнарның гаилә әгъзасы буларак законлы хокукларын бозу белән бәйле мәсьәләләрен хәл итү өчен Прокуратура органнарына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International