РФ Хөкүмәте АГҖМИ (Автомобиль граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү) турында Зконга үзгәрешләрне Дәүләт Думасына кертте

2007 елның 18 августы, шимбә
РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасы каравына “Транспорт чаралары хуҗаларының граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү турында” Законга үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын кертте.
Закон проектында АГҖМИ буенча түләүләргә зыян күрүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә зарар китерү өлешендә һәр зыян күрүчегә 160 мең сум күләмендә лимит билгеләргә һәм һәр зыян күрүчегә бүгенге көндә гамәлдә булган 240 сум зурлыгындагы чикләүләрне бетерергә тәкъдим ителә.
Закон проекты шулай ук ЮТҺне рәсмиләштерү процедурасының вакыйга булган урынга ДАИ хезмәткәрен чакырмыйча гына гадиләштерүне күздә тота. Бу схеманы гамәлгә ашыру өчен мәҗбүри шарт – ЮТҺдә һәрберсе АГҖМИ буенча иминләштерелгән ике транспорт чарасының катнашуы, зыян зурлыгының 25 мең сумга кадәр булуы, шулай ук якларның зыян суммасы белән һәм кемнең гаепле булуы белән ризалашуы.
Иминләштерү түләвенең вакытын сузган өчен иминләштерүчеләр өчен штраф кертелә. Аның күләме ҮБка күчерелгән акчаның 1/75 өлешен тәшкил итә. Закон проектындагы яңалыкларның берсе булып иминләштерүченең техник экспертиза оештыру буенча бурычларын аның хокукына алыштыру тора.
Моннан тыш, зыян күрүче зыян китерүченең иминләштерү компаниясенә түгел, ә үзенең иминләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итү хокукын ала.
Закон проектында шулай ук аерым төшенчә һәм нормаларның төрлечә аңлау бетерелгән, инвалидларга АГҖМИ буенча кертемнәргә компенсацияләр алу белән мәсьәләләр тәгаенләнгән, физик затларга иминләштерү вакыты 6 айдан 3 айга кадәр кыскартылган, шулай ук махсус техника, мәсәлән кар җыю машиналарын кулланучы юридик затлар өчен 6 айлык полис гамәлгә кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International