Наркоманиягә каршы көрәштә бөтен җәмгыять катнашырга тиеш

2007 елның 17 августы, җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышы үтте, аның көн тәртибе “Татарстан Республикасында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы гамәлләр башкаруның торышы турында” иде. Аның эшендә республика хакимияте органнары, федераль территориаль структуралар җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты. ТР Юстиция министрлыгыннан утырышта министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Утырышны ачып М.Ш.Шәймиев наркомания таралу – бөтен җәмгыять өчен трагедия булуын билгеләп үтте. Наркомания үз артыннан СПИД белән авыруның үсеше, җинаятьчелек арту, наркомания белән авыручыларның гаиләләре һәм социаль элемтәләре таркалу кебек тискәре нәтиҗәләр алып килә. Бу явызлык белән көрәштә хокук саклау органнары белән бергә граждан җәмгыятенең барлык институтлары да катнашырга тиеш. Безнең республикада көрәш киң фронтта бара. Һәр муниципаль районда наркоманиягә каршы тору буенча ведомствоара комиссияләр төзелгән һәм эшлиләр. Иң беренче чиратта төп игътибарны профилактика чараларына, наркотикларга каршы пропаганда алып баруга, психологик ярдәмгә бирергә кирәк. Укучы яшьләр арасында профилактик тикшерүләр киң колач алырга тиеш, алар наркотик матдәләр куллануны башлангыч баскычларда ачыкларга мөмкинлек бирә, ул вакытта әле наркотикларга күнегә генә башлаган затны нәтиҗәле дәваларга мөмкин.
Иминлек Советының наркотик чараларны яман ният белән куллануга каршы тору буенча веомствоара комиссиясе рәисе З.Р.Вәлиева үз докладында игътибар иткәнчә, республиканың наркотикларга каршы программасы эшләү нәтиҗәсендә наркологик диспансерларда исәптә торучы үсмерләр санының тотрыклы кимүе күзәтелә, яшьләр даирәсендә наркотиклаштыру дәрәҗәсе кими. Шул ук вакытта бу юнәлештә эшне һич тә йомшыртырга ярамый, наркотиклар куллануга һәвәс затларны иртә ачыклауга аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Иминлек Советында чыгыш ясаучыларның барысы да наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр өчен җәза бирүнең котылгысызлыгы принцибын әлегә тормышка ашырып булмаганлыкны билгеләп үттеләр.
Күзалланган чараларны җитди хокукый тәэмин итү, шул исәптән федераль хакимият органнарына мөрәҗәгать итү кирәк.
Күтәрелгән проблемалар турында фикер алышу нәтиҗәләре буенча Иминлек Советы Татарстан Республикасында әлеге гомумкешелек бәласенә каршы көрәшне активлаштыруга юнәлтелгән тиешле карар кабул итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International