Мәгълүмати куркынычсызлык

2007 елның 17 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында мәгълүмати куркынычсызлык чараларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Аны Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Ф.М.Фазылҗанов алып барды.
Киңәшмә эшендә ТР Юстицияминистрлыгы исеменнән хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәүче белгече, мәгълүмати куркынычсызлык буенча җаваплы В.В.Попов катнашты.
Киңәшмәдә министрлыкларда элек уйланылган гамәлләрне тормышка ашыру чаралары комплексын үз эченә алган мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар бирелде.
Шулай ук тиздән булачак Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарын Федераль техник һәм экспорт контроле хезмәте тарафыннан мәгълүмати яклау буенча чараларны гамәлгә ашыру предметына тикшерүгә әзерлек чаралары планы турында фикер алышынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International