Һөнәри белемдә үзгәрешләр көтелә

2007 елның 18 августы, шимбә
Безнең республикада һөнәри белем өлкәсендә автономияле учреждениеләр төзү процессы дәвам итә. Яңа уку елы башыннан күп кенә колледжлар һәм техникумнар яңа шартларда эшли башлаячак, бу аларга эшче кадрларны сыйфатлы әзерләүне яхшыртырга, өстәмә финанс чаралары җәлеп итәргә, үз хезмәткәрләренең эш хакын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Уку йортлары челтәрләрен оптимальләштерү, аларның кайберләрен автономияле учреждениеләргә үзгәртеп төзү мәсьәләләренә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов 17 августта Министрлар Кабинетында уздырган киңәшмә багышланган иде. Киңәшмәдә катнашкан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, башка министрлыклар, шулай ук Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчеләре һәм белгечләре һөнәри белем системасындагы төгәл бер уку йортларына кагылышлы тәкъдимнәрне карап тикшерделәр, белем бирүнең сыйфатын арттыру, белем алучыларның тиешле санын тәэмин итү, беркетелгән мөлкәттән рациональ файдалану буенча чаралар комплексын билгеләделәр. Киләчәктә, бәлки, кайбер колледжларның һәм техникумнарның профильләрен үзгәртү һәм үзгәртеп төзү таләп ителәчәк, ә аларның кайберләре югары уку йортларының филиаллары булачак.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International