Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышына әзерлек

2007 елның 20 августы, дүшәмбе
Бүген юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәргән оператив киңәшмәдә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышына әзерлекне оештыру эше турында фикер алыштылар. Утырыш бу елның 24 августында ТР Министрлар Кабинетында узачак. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: Татарстан Республикасында күп фатирлы йортлар һәм бүтән объектларны өлешләп төзү; оешмаларны банкротлыкка чыгару процедураларын үткәргәндә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү буенча, Татарстан Республикасында хуҗалык итүче субъектларның банкротлык процедуралары этапларында арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар турында.
Комитет әгъзалары шулай ук 2007 елга Россия  Федерациясе Хөкүмәтенең закон проектлары белән эшчәнлеге планында каралган федераль закон проектларының Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан теркәлүенең торышы мәсьәләсен карап тикшерәчәкләр.
Комитет утырышына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, ТР Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре чакырулы, алар беренче мәсьәлә буенча мәгълүмати белешмә әзерлиләр. Шулай ук икенче мәсьәлә буенча Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре мәгълүмат җиткерәчәк.
Оператив киңәшмәдә ТР юстиция министры киңәшчесе А.М.Чашин,
Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты секретаре Д.Р.Еремина, ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасарлары Л.И.Ибраһимова һәм И.А.Гомзик катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International