2006 елның гыйнвар аенда РФ Хөкүмәте “Урынны торак урыны дип, торак урынны яшәү өчен яраксыз дип һәм күп фатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә тиеш дип тану турында нигезләмәне раслау хакында” карар кабул итте. Ул торак урынына карата таләпләр, торак урынын яшәү өчен яраклы дип тану тәртибен һәм торак яшәү өчен яраксыз, аерым алганда күп фатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә тиеш дип тану өчен нигезләр билгели. Бу Нигезләмәнең гамәлдә булуы Россия Федерациясе территориясендә урнашкан торак урыннарына аларның милекчелек формасы нинди булуга бәйсез рәвештә тарала.