Коррупциягә каршы көрәш алымнарына өйрәнергә кирәк

2007 елның 21 августы, сишәмбе
ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең бер юнәлеше – Коррупциягә каршы көрәш буенча республика программасын оештыру һәм үтәлешен контрольдә тоту. Бу максаттан әлеге эшне регламентлаштыручы норматив-хокукый актлар проектларын эшләү башкарыла, республиканың башкарма хакимият органнарының коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге турында мәгълүматны җыю һәм анализлау гамәлгә ашырыла, коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмати һәм өндәүче материаллар әзерләнә.
Хәзерге вакытта көн тәртибендә норматив актлар проектларын аларның коррупциячел булу предметына ведомство экспертизасын үткәрүгә вәкаләтле министрлыклар һәм ведомстволарның, муниципаль органнарның вәкилләрен укытуны оештыру мәсьәләсе тора. Бу эшне Министрлык Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге белән бергә үткәрә. Укулар сентябрь ае башына планлаштырылган.
Әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре 20 августта ТР Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәргән киңәшмәдә кузгатылды, анда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең баш киңәшчесе А.Р.Батаршин һәм Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов катнашты.
Киңәшмәдә укуларда катнашучыларга таратылачак норматив һәм методик документлар исемлеге билггеләнде, укуны үткәрү сроклары һәм вакыты, катнашучыларның саны башлангыч килештерелде.
Укытучылар сыйфатында Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләрен, югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләрен, Юстиция министрлыгы белгечләрен җәлеп итү күздә тотыла. Дәресләрне лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук “түгәрәк өстәл”ләр рәвешендә үткәрү планлаштырыла. Киңәшмәдә әзерләнгән тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына раслау өчен җибәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International