Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе

2007 елның 22 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе узды, анда коррупциячел күренешләр белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәшнең торышы турында фикер алышынды.
Фикер алышуда ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров, ТР буенча ЭЭМның Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.В.Гайнетдинов, ТР Прокуратурасының эчке эшләр, таможня, юстиция һәм дәүләт контроле органнарының эшчәнлегенә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Р.М.Шәрәфетдинов, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы көрәшен гамәлгә ашыру бүлегенең баш киңәшчесе Е.Н. Гатцук катнашты.
2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасының нигезләмәләрен тормышка ашыру турында мәгълүмат белән ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров чыгыш ясады. Ул фикер алышу өчен тәкъдим ителгән теманың әһәмиятлелеген билгеләп үтте, Программаның төп максатлары һәм юнәлешләре турында сөйләде, кадрлар сайлап алу, законнарга һәм башка норматив хокукый актларга коррупциячеллеккә каршы экспертиза үткәрү, дәүләт граждан хезмәте турында законнарда каралган чикләүләрнең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан үтәлүен контрольдә тоту мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы министрлыкларында коррупциягә каршы сәясәт буенча эшнең оештырылышын мисалларда күрсәтте, шулай ук коррупциягә каршы көрәшнең ачыклыгын тәэмин итү проблемаларына тукталды, бу юнәлештә хезмәттәшлеккә массакүләм мәгълүмат чараларын өндәде.
ТР Прокуратурасы һәм ТР буенча ЭЭМ вәкилләре коррупциячел хокук бозуларның социаль-икътисадый өлкәләрдә, аерым алганда мәгариф, төзелеш, сәлмәтлек саклау, агросәнәгать комплексында ачыклануы һәм әлеге җинаятьләр өчен җинаятьчел эзәрлекләү турында сөйләделәр, ТР буенча ЭЭМның сайтында урнаштырылган тәүлек буе эшләүче Интернет-кабул итү бүлмәсенең булуына игътибарны юнәлттеләр, монда гражданнар коррупциячел фактлар турында мәгълүмат калдыра ала һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча мәгълүмат алырга мөмкин.
Фикер алышуга йомгак ясап, Е.Н.Гатцук Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы эше турында, коррупциячел күренешләргә каршы көрәшне оештыру һәм Республика программасына салынган чараларны гамәлгә ашыру өчен җитәкчеләрнең җаваплылыгы турында, шулай ук аның соңгы максаты – гражданнарның коррупциягә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртү хакында җиткерде.
Матбугат конференциясендә катнашучылар журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International