Яңа уку елында белемле кадрлар әзерләү

2007 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Яңа уку елы якынлашу белән бергә халык хуҗалыгы тармаклары өчен квалифицияле эшчеләр һәм инженер кадрлары әзерләү мәсьәләсе кискен баса. Гамәлдәге ПТУ, лицейлар, колледжлар, техникумнарның булган потенциалын саклау һәм шул ук вакытта алар эшчәнлегенең яңа формаларын кертү, аерым алганда, мәгариф өлкәсендә автономияле учреждениеләргә күчүне тормышка ашыру зарур.
Республика Хөкүмәте мәгариф кластерлары кысаларында квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләти-корпоратив иптәшлек үсешенә зур өметләр баглый. Багланышларның мондый формасында төп сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре алар өчен белемле белгечләр әзерләүче уку йортларына төрле яклап ярдәм күрсәтергә йөкләмә алалар.
Бу мәсьәләләр 22 һәм 23 август көннәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов үткәргән киңәшмәләрдә күтәрелде.
Анда уку йортларын оптимизацияләүгә, берләштерүгә, автономияле учреждениеләр ачуга кагылышлы тәкъдимнәр һәм мәсьәләләр турында төзелеш, агросәнәгать комплексы, транспорт һәм юл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче уку йортлары җитәкчеләре фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә югары уку йортлары ректорлары, лицейлар, училищелар, колледжлар, техникумнар директорлары, шулай ук тармак министрлыклары вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
2007-2008 уку елында мәгариф кластерлары кысаларында квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләти-корпоратив иптәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышуда Татарстан Республикасы Юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International