Буа муниципаль районына хокукый ярдәм күрсәтү

2007 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясе чикләрен үзгәртү һәм “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Буа муниципаль районына барып кайтты.
Тәкъдим ителгән закон проекты Буа муниципаль районының “Зур Фролово авыл җирлеге”, “Күл Черкене авыл җирлеге”, “Килдураз авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен Күл Черкене авыл җирлегенең Каенлык һәм Казма авылларын Зур Фролово һәм Килдураз авыл җирлекләре территорияләренә кертү юлы белән үзгәртүне күз алдында тота.
Авыл җирлекләре чикләрен үзгәртү мәсьәләсе бер авылның эшкә сәләтле халкының күп өлеше икенче җирлекнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләвенә һәм барлык социаль-көнкүреш мәсьәләләренең эш урыны буенча хәл ителүенә бәйле килеп туды.
Чикләрне үзгәртү инициативасы белән Авыл советларының берсе чыкты һәм авыл җирлегенең вәкиллекле органнары тарафыннан яклау тапты. Тәкъдим ителгән чикләрне үзгәртү буенча халык ризалыгын алу өчен тавыш бирү үткәрелгән. Әлеге мәсьәлә бу елның сентябрендә Буа муниципаль районы сессиясендә карап тикшерелде һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International