Кировта сайлау хокукы буенча олимпиада

2007 елның 24 августы, җомга
Дәүләт Думасына (2007 елның декабре) һәм РФ Президентына (2008 елның марты) сайлаулар алдыннан 2007 елның 12-22 октябрендә Киров шәһәрендә сайлау хокукы буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия ачык олимпиадасы үтәчәк, анда 10-11 сыйныф укучылары катнашачак. Олимпиаданы Россия Федерациясе Президентының Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү һәм кеше хокуклары буенча советы Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерләү академиясе (Мәскәү ш.), Киров өлкәсенең Мәгариф департаменты, Киров шәһәре администрациясенең Мәгариф идарәсе һәм Киров Икътисадый-хокукый лицее Киров өлкәсенең сайлау комиссиясе ярдәмендә оештырды.
Олимпиада Киров Икътисадый-хокукый лицее базасында үтәчәк. Инде оештыру комитеты төзелгән, олимпиада биремнәре эшләнә, шулай ук биремнәр бланкалары һәм катнашучыларның җаваплары бланклары әзерләнә. Моның белән беррәттән Хокук буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы эмблемасы концепциясе эшләнә.
Сайлау хокукы буенча олимпиада үткәрү турында нигезләмәләр белән Киров Икътисадый-хокукый лицееның http://www.kell.edu.ru/ адресы буенча урнашкан сайтында танышырга була.
Татарстан Республикасын олимпиадада хокук белеме буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадалары җиңүчеләре Казан шәһәре Мәскәү районының 75 гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Васянин Ярослав һәм КДУ каршындагы Лобачевский исеменәге 33 лицейның 11 сыйныф укучысы Адишова Алинә тәкъдим итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International