РФ Хөкүмәте кулга алынган мөлкәтне сату тәртибен карап тикшерә
2007 елның 25 августы, шимбә
Россия Хөкүмәте ике мөһим документны карап тикшерергә җыена. Аларның берсе кулга алынган мөлкәтне сату системасын нигездән үзгәртергә тәкъдим итә. Икенчесе – бурычлыларны эзләү буенча суд приставларына эшчәнлекләре тәртибен аңлата.
Бүгенге көндә кулга алынган мөлкәтне сату турында мәгълүмат Россиянең федераль мөлкәте фондында асылда сер итеп саклана. Бер ай элек эксперимент тәртибендә бурычлыларның мөлкәтен гамәлгә ашыру буенча эшне оештыру идарәсенең территориаль бүлекчәләре сатылырга чыгарылган кулга алынган мөлкәт исемлеген бастырып чыгара башлады. Ләкин бу мөлкәтнең кайда сатылачагы – бик зур сер, аны Мөлкәт фондында беркемгә дә ачмыйлар.
Хәлне үзгәртү өчен Федераль суд приставлары хезмәте кулга алынган һәм тартып алынган мөлкәтне саклау һәм мәҗбүри гамәлгә кую буенча дәүләт вазыйфаларын үтәү өчен административ регламент эшләде. Мәсәлән, электрон сатулар мөмкинлеге карала. Интернетта бурычлары өчен кулга алынган бинаны яки машинаны күрдеңме – төймәгә бас һәм сатып ал, берүк вакытта элеккеге хуҗасына бурычын түләргә дә булышасың.
Голланд системасы буенча аукционнар үткәрү мөмкинлеге дә бар, бу очракта бәя үсми, ә төшә. Бүген кулга алынган мөлкәтне сату турында мәгълүмат ачык булмаганга күрә, түләтүчеләр - ә алар дәүләт һәм коммерциячел структуралар гына түгел, күпчелек очракта гади гражданнар миллиардлаган сум акча югалта. Мәсәлән, узган елда 23 миллиард сумлык мөлкәт кулга алынган, ә бары тик 6,8 миллиард сумлык кына сатылган. Калганнары бурычлыларга кайтарылган. Алар өчен бу, әлбәттә, яхшы, ә алар кемгә бурычлы – болары өчен начар. Суд приставлары сөйләвенчә, хәзер система шундый, кулга алынганнар арасыннан әз-мәз яхшы товар үз кешеләре арасында таралып бетә. Ә начаррагы прилавка астында кала, шуңа күрә сатучылар аларны сатуда мәнфәгатьле түгел.
Кулга алынган товарны сату – ул суд карарын үтәү, акча бит түләтүчегә китә. Ә бүген кулга алынган товарны гамәлгә кую белән шөгыльләнүче РФМФ бүлекчәләре өчен иң беренче чиратта казнага керем алу мәсьәләсе. Ягъни теләсә нинди бәягә сату алар өчен кызык түгел, шуңа күрә мөлкәтне кулга алу нәтиҗәсез була бара. Ел башыннан мөлкәтне кулга алулар саны 15 процентка кимегән.