Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советы утыршына әзерлек
2007 елның 25 августы, шимбә
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советының “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы өндәүнең торышы турында” мәсьәлә карап тикшереләчәк утырышына әзерлек барышында Совет утырышын әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Эфир " ТК генераль директоры А.П.Григорьев Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы” ДИ эшчәнлегенә тикшерү уздыралар.
Тикшерү планына “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы гамәлләр турында” 2006 елның 4 маендагы 34 номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәү һәм 2006-2008 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы стратегияне гамәлгә ашыру буенча республика программасының 6 бүлеге чараларын үтәү буенча эшне оештыру белән бәйле мәсьәләләр кертелгән. Моннан тыш, эшче төркем әгъзалары урында коррупция белән көрәш мәсьәләләре буенча югарыда күрсәтелгән республика актларын үтәү максатларында кабул ителгән программаларның, концепцияләрнең һәм башка локаль норматив документларның булу-булмауларын ачыклаячаклар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча мәгълүмат Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советы утыршында карап тикшереләчәк.