Татарстан халыклары съездын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы

2007 елның 27 августы, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан халыклары съездын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Татарстан халыклары съездын үткәрү 2007 елның 3 ноябренә билгеләнгән. Анда 700 вәкил катнашачак дип көтелә, шуларның 500 кешесе республиканың муниципаль берәмлекләрен, 200-е иҗтимагый этномәдәни берләшмәләрне тәкъдим итәчәк.
Оештыру комитетының икенче утырышында Татарстан халыклары съездын әзерләү һәм үткәрү чараларының планын үтәү мәсьәләләре турында фикер алышынды, республикада этномәдәни эстафета үткәрү турында, вәкилләрне сайлау тәртибе турында, шулай ук Съездга әзерлекне һәм үткәрүне тасвирлама-мәгълүмати тәэмин итү хакында карарлар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International