Россия аэропортларында сыеклыкларны транспортлауның яңа кагыйдәләре

2007 елның 27 августы, дүшәмбе
Террактлар куркынычы белән бәйле элегрәк Европа Бердәмлеге һәм АКШта да кертелгән самолет бортында спиртлы һәм башка сыеклыкларны алып баруны чикләүче яңа кагыйдәләр Россия аэропортларында 27 августтан гамәлгә керәләр.
Яңа кагыйдәләр сыеклыкларның теләсә нинди төрләрен, шул исәптән суны да, шулай ук гель һәм аэрозольләрне кул сумкасында алып бару тәртибен катгыйландыралар. Моннан соң пассажир бортка бик кирәклесен генә, 100 мл дан зур булмаган савытларда гына алып керә ала. Барлык болоннар, шешәләр һәм савытлар самолетка керер алдыннан үтә күренмәле пластик савытка салынырга, аның гомуми сыйдырышлылыгы 1 литрдан артмаска тиеш. савытлар салынган пакетларны ябышкыч тасма белән беркетәчәкләр, аны бары тик самолет бортында гына алырга рөхсәт ителәчәк. Чыгарылмалар бары тик даруларга, балалар ашамлыкларына һәм махсус диетик продукциягә генә ясала. Аерым алганда, балалар өчен ашамлыклар һәм соклар гына ирекле алып барырга рөхсәт ителә. Пассажир махсус тикшерү үтүдән һәм кагыйдәләргә буйсынудан баш тарткан очракта аэропорт хезмәткәрләре аны бортка кертмәскә хокуклы.
"Шереметьево"да министрлык боерыгы көченә керү белән бәйле авырлыклар көтелми. Анда тикшерү үткәрү технологиясе эшләнгән, пакетларны ябыштыру өчен тартмалар һәм җиһазлар сатып алынган, аларда самолетка 100 мл савытларда сыеклык алып керү рөхсәт ителәчәк. Моннан тыш, аэропорт үткәрү пунктларының санын арттырачак.
"Внуково" аэропортында яңалыкларга шулай ук алдан әзерләнә башладылар. Боерыкның Юстиция министрлыгында теркәлү үтү вакытында ук авиакуркынычсызлык хезмәтенә инструктажлар үткәрелде.
Һава транспорты Федераль агентлыгы башлыгы (Росавиация) Евгений Бачурин бер атна элек сыеклыкларны алып бару кагыйдәләрен катгыйландыру пассажирларны тикшерүнең сузылуына китерергә мөмкин дигән шик белдергән иде. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, яңалыклар пассажирлар өчен өстәмә финанс авырлыгы китермәячәк. Бачурин сүзләренә караганда "стериль зона" (очышка кадәр тикшерү үткәннән соң пассажир керә торган зона) дип аталган урында беренчел кирәк әйберләргә бәяләр күпкә арткан очракта Росавиация хәлгә тәэсир итәргә тырышачак. Бу чакта, ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, алкоголь беренчел кирәкле әйбер булып саналмый.
Самолет бортында әзрәк салып алу мөмкинлегенә килгәндә, монда барысы да авиакомпания сәясәтенә бәйле. Аларның кайберләре, мәсәлән, "Газпромавиа" һәм "Атлант-Союз" очыш вакытында спиртлы эчемлекләр куллануны хупламый. Компанияләр пассажирларга алкогольне хәтта акчага да тәкъдим итмиләр. Аэрофлот күптәннән үзең белән эчемлек алып килүне тыйды, спиртла эчемлекләрне пассажирлар бортта гына сатып алырга тиешләр. "Трансаэро"ның сәясәте дә шундый ук.
Алкогольсез сыеклыклар белән шулай ук россиялеләрнең проблемалары килеп чыгарга тиеш түгел. Эре кибетләрдә рөхсәт ителгән 100 миллилитрдан да зур булмаган савытларда очыш вакытында кирәк булган бөтен нәрсәне дә сатып алырга була.
Шулай, гади дезодорант белән самолет бортына үтү мөмкин булмаса, 60 миллиграммлысын алырга була, ул стандарт 150 миллиграммлыдан ике тапкырга арзанрак. Исле майлар белән дә шул ук хәл.
 
РИА Новости
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International