Автошәһәрдә автономияле мәгариф учреждениеләре төзү

2007 елның 27 августы, дүшәмбе
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов җитәкчелегендә үткән Чаллы шәһәрендә автономияле мәгариф учреждениеләре төзү мәсьәләләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Уку йортлары эшчәнлегенең яңа формасы аерым алганда мәгариф өлкәсендә автономияле учреждениеләргә күчү Татарстан Республикасында 2007-2008 уку елында мәгариф кластерлары кысаларында квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт-корпоратив иптәшлеге турында килешү төзү юлы белән гамәлгә ашырылачак. Социаль-икътисадый өлкә өчен кадрлар әзерләүнең бу һәм башка мәсьәләләре Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә карап тикшерелделәр.
Киңәшмә эшендә Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе В.Г. Шәйхраҗиев, Чаллы шәһәре финанс органнары һәм мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, мәктәпләр һәм гимназияләр директорлары, шулай ук ТР Финанс министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International