Тәтештә җәмәгать судьялары өчен яңа бина

2007 елның 28 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов эш сәфәре белән Тәтеш шәһәрендә булды. Визитның сәбәбе – Тәтеш муниципаль берәмлеге администрациясе җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләре өчен махсус бүлеп биргән яңа бинада җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру мәсьәләсе иде.
Исегезгә төшерәбез, быелның июнь аенда Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашында ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы булды, анда республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан суд эшчәнлеген башкару һәм гражданнарны кабул итү өчен тиешле шартлар тудыру турында мәсьәлә каралды. Республика Хөкүмәте карарын үтәп Татарстанның кайбер районнары җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты өй туйлары үткәрделәр инде. Хәзер Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы җәмәгать судьяларына да эш өчен уңыйлы шартлар тудырылды. Чиратта республиканың башка шәһәр һәм районнары тора.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Тәтештәге бинаны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының оператив идарәсенә тапшыру турында документларны рәсмиләштерергә кереште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International