ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышы

2007 елның 28 августы, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, аның эшендә Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты. Комиссия утырышында ТР ҮСКнең Контроль-ривизия хезмәте составы һәм аның турында Нигезләмәләр мәсьәләсе тикшерелде. Үзәк сайлау комиссиясендә Контроль-ривизия хезмәте оешкан, ул 15 кешедән гыйбарәт һәм аңа ТР Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов кергән.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары сайлауларны мәгълүмати тәэмин итүнең мәгълүмати бәхәсләр һәм бүтән мәсьәләләре буенча Эшче төркем турында нигезләмәне, шулай ук аның 13 кешедән торган составын расладылар. Мәгълүмати бәхәсләр буенча эшче төркем ТР ҮСКнең сайлау процессында катнашучылар тарафыннан сайлаучыларга мәгълүмат җиткерү кагыйдәләрен һәм тәртибен үтәүне, сайлаулар үткәргән вакытта сайлау алды агитациясен үткәрүне контрольдә тоту буенча вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен оешкан.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау хокукларын һәм Россия Федерациясе гражданнары референдумында катнашу хокукын үтәүне контрольдә тоту буенча вәкаләтләрен гамәлгә ашыру максатларыннан ТР ҮСКнең сайлау комиссияләренең, референдум комиссияләренең һәм аларның вазыйфаи затларының карарларына һәм гамәлләренә (гамәл башкармауларына) шикаятьләрне (гаризаларны) беренчел карап тикшерү буенча тагын бер эшче төркем оешты. Фикер алышулардан соң Комиссия әгъзалары Эшче төркем турында нигезләмәне һәм аның 9 кешедән торган составын расладылар.
Утырышны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.А.Фомин алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International