Татарстан Республикасы Законнар җыентыгын әзерләү турында киңәшмә
2007 елның 28 августы, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында узган киңәшмәдә катнашты. Анда Татарстан Республикасы Законнар җыентыгын әзерләү мәсьәләсе карап тикшерелде.
“Татарстан Республикасы Законнар җыентыгы турында” 1999 елның 15 сентябрендәге 2355 номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Законнар җыентыгында Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы кодекслары һәм законнары, шулай Татарстан Республикасы Дәүләт Советының норматив характердагы карарлары, Татарстан Республикасы Президенты указлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары урын алачак. Законнар җыентыгын чыгаруга әзерләү өчен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары гына түгел, ә элеккеге СССР чорындагы Татария АССР дәүләт органнары тарафыннан кабул ителгән, әмма хәзер дә гамәлдә йөргән барлык республика норматив актларын анализлау белән бәйле зур эш башкарырга кирәк.
Мәсьәлә турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Р.А.Сәхиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы комитеты рәисе Җ.Г.Яһүдин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Гафиатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы А.Р. Шакараев катнашты.