ТР Мәдәният министрлыгы уку йортлары автономияле учреждениеләргә күчә

2007 елның 29 августы, чәршәмбе
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты. Сүз ТР Мәдәният министрлыгының урта уку йортларының автономияле учреждениеләргә күчүе турында барды.
Утырышта катнашкан хореография һәм сәнгать училищелары, музыка һәм сәнгать мәктәпләре директорлары, шулай ук ТР Финанс министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге вәкилләре учреждениеләрнең яңа типларга күчүенең икътисадый, финанс һәм оештыру өстенлекләре турында фикер алыштылар. Утырышта чыгыш ясаган С.Н.Столяров мәдәният өлкәсендәге автономияле учреждениеләргә хокукый яктан бәя бирде.
Мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре алынган мәгълүматлар турында педагогик коллективларда фикер алышырга һәм хәл ителмәгән мәсьәләләрне киләсе очрашуларда тикшерергә дигән карарга килделәр.
“Түгәрәк өстәл” утырышын ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәдәният министры З.Р.Вәлиева алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International