Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе коллегиясе утырышында катнашты, анда “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча эш йомгаклары чыгарылды.
Республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарының югарыда күрсәтелгән Законның нигезләмәләрен үтәүләрен тикшерү нәтиҗәләре турында ТР КМ ЗАГС Идарәсенең граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеген контрольдә тоту һәм оештыру бүлеге җитәкчесе Б.Т.Хафизов җиткерде. Әлеге тикшерүләр ТР КМ ЗАГС Идарәсе тарафыннан Федераль теркәүгә алу хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән бергә оештырылды.
Доклад турында фикер алышуда Федераль теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге, РФ ЮМның Идел буе федераль округы буенча Баш идарәсенең РФ субъектларының закон чыгару һәм ТРда федераль регистр алып бару бүлеге вәкилләре чыгыш ясадылар.