“Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында” Татарстан Республикасы Законы федераль законнарга туры килә дип танылды
2007 елның 29 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Россия Федерациясе Югары Судының Граждан эшләре буенча суд коллегиясе утырышында катнашты, анда “Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында” 2006 елның 5 апрелендәге 25-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләренә “Игра” ҖЧҖ, “Азарт” ҖЧҖ, “Альтаир” ҖЧҖ инициативасы белән ризасызлык белдерү эше буенча Татарстан Республикасы Югары Суды карарына кассация тәртибендә шикаять белдерелгән иде.
Россия Федерациясе Югары Судының Граждан эшләре буенча суд коллегиясе югарыда саналган гаризачыларның кассация шикаятьләрен канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул итте.
Шулай итеп, “Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында” закон федераль законнарга туры килә һәм тулы күләмендә гамәлдә йөри дип танылды.
Кассация инстанциясе билгеләмәсе белән расланган федераль законнарга каршы килмәү “Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында” Татарстан Республикасы Законын кабул иткәндә республика дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кабул ителгән карар әхлакый принципларга гына туры килеп калмыйча, абсолют хокукый да булганлыкны исбатлый.