Казанда Бөтенроссия татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе

2007 елның 31 августы, җомга
Бәйрәм көне - Татарстан Республикасы Көне алдыннан ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров “Казан” ММҮдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашында узган Бөтенроссия татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсендә катнашты. Чарага россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән татар иҗтимагый оешмалары алдынгылары килгән иде.
Киңәшмәдә катнашучылар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр һәм алып бару предметларын чикләү турында шартнамә нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, РФ төбәкләрендә милли мәгариф проблемалары турында, Бөтенроссия эре татар авыллары ассоциациясен төзү хакында фикер алыштылар.
Монда шулай ук ТР Президентының дәүләт киңәшчеләре Т.Ю.Акулов, Р.С.Хәкимов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе И.Гыйльметдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр һәм алып бару предметларын чикләү турында шартнамә татарстанлыларны гына түгел, ә аннан читтә яшәүчеләрне дә борчуын ассызыклап үтте. Ул шулай ук Шартнамәнең федераль закон көчен алуына басым ясады һәм документта каралган мөмкинлекләр турында сөйләде. Аерым алганда, Татарстанда үзенчәлеклелекне, мәдәниятне, туган телне, туристлык үстерүне саклап калуда, федераль каналларда татар телендә телепрограммалар булдыруда ватандашларыбызга булышлык итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Татарлар тарихына багышланган киң таралыш алган китаплар, уку әсбаплары белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәүгә кагылышлы мәсьәләләр турында, шулай ук төбәкләрдә республика вәкиллекләренең эше һаман саен активлаша бару хакында ТР Президентының дәүләт киңәшчесе Р.С.Хәкимов чыгыш ясады.
Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров алып барды.
Икенче көнне Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашучылар Татарстан Республикасы Көненә багышланган бәйрәм чараларын карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International