Кама Тамагы районы җәмәгать судьясы суд участогында эш алып баруны оештыру
2007 елның 31 августы, җомга
ТР Юстиция министрлыгының 2007 елның икенче яртысына эш планы нигезендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-методика ягыннан тәэмин итү бүлеге белгечләре Кама Тамагы районы җәмәгать судьясы суд участогында эш алып баруны оештыру нечкәлекләрен өйрәттеләр.
Эш алып баруны өйрәнү эш алып бару расланган кулланма буенча катгый алып барылу, аерым алганда, делоларны теркәүгә алу, рәсмиләштерү, суд карарларын җибәрү билгеләнгән вакытта башкарылу, беренчел статистика язмалары үз вакытында һәм дөрес язылу нәтиҗәдә төгәл статистика хисабы булдырылу турында сөйли.
Башкарма документлар дөрес һәм чиста тутырыла: рәсмиләштерүгә карата таләпләрнең (“Башкарма эш алып бару турында” ФЗның 10 ст., 1 п.) бозылуы аркасында аларны суд участокларына кире кайтару очрагының әлегәчә булганы юк.
җәмәгать судьясы аппаратының суд участогы эшен оештыруда әһәмиятле урынны Д.М.Россиев җәмәгать судьясы алып тора. Ул аппарат хезмәткәрләренә гомуми җитәкчелек итә, эшләрнең һәм материалларның башкарылу вакытларын күзәтә, журналларны алып баруның дөреслеген, суд карарларының вакытында үтәлүен тикшерә, хезмәткәрләргә укулар үткәрә.
Аңа башка суд районнарында (Тәтеш, Югары Ослан) җәмәгать судьялары вазыйфаларын үтәү йөкләнгән вакытта ул райондагы җинаять, граждан эшләрен һәм административ материалларны тикшереп кенә калмыйча, әлеге суд участокларында суд эшләрен алып баруны оештыруны да контрольдә тота.