Юстиция министры Балык Бистәсендә белем бәйрәмендә

2007 елның 3 сентябре, дүшәмбе
1 сентябрьдә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Балык Бистәсе муниципаль районында Белем көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Бәйрәм Балык Бистәсе поселогының 2 нче мәктәбендә узды. Мидхәт Мәзгутович укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны, аеруча беренче сыйныфка баручыларны бәйрәм белән ихластан котлады. Гадәткә кергәнчә, илебез мәктәпләрендә бу көнне Беренче кыңгырау бәйрәме оештырыла. Балык Бистәсе районында аз керемле гаиләләр балаларына иганә ярдәме чараларына яңа уку елына беренче сыйныфка керүчеләр өчен бүләкләр: канцелярия әсбапларының тулы җыелмасы, букчалар, спорт костюмнары алынган.
Яңа уку елын тәмамлаучыларга карата аерым үгет-нәсихәтләр, теләкләр әйтелде. Министр Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында мәгарифнең дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе буларак каралуы турында кыскача сөйләп үтте. Татарстанда фәнне һәм мәгарифне интегрирлаштыру, мәгариф өлкәсендә автономияле учреждениеләргә күчү юлы белән республика икътисады белән багланышларның инновацион механизмнарын булдыру өлкәсендә мөһим адымнар ясалган. Татарстан Хөкүмәте мәгариф кластерлары кысаларында квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләти-корпоратив хезмәттәшлекне үстерүгә зур өметләр баглый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International