1 октябрьдән хезмәт пенсияләренең төп өлеше өчтән бер тапкырга артачак

2007 елның 4 сентябре, сишәмбе
Дәүләт Думасы 2007 елның 1 октябреннән барлык төр (картлык буенча, инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту очрагы буенча) хезмәт пенсияләренең төп өлеше зурлыгын бер мәртәбә арттыруны күз алдында тоткан хөкүмәт закон проектын хупларга уйлый.
Проект нигезендә картлык буенча хезмәт пенсиясенең төп өлешенең законда билгеләнгән зурлыгын хәзерге 900 сумнан бер айга 1260 сумга артачак. 80 яшен тутырган өлкән кешеләрнең, шулай ук хезмәткә сәләтлелеге III дәрәҗәдә чикләнгән (I группа инвалидлык) инвалидларның картлык буенча хезмәт пенсиясенең төп өлеше 1800 сумнан бер айга 2520 сумга кадәр артачак.
Инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенең төп өлешенең зурлыгы хезмәткә сәләтлелек III дәрәҗәдә чикләнгәндә - 2520 сум, II дәрәҗәдә - 1260 сум, I дәрәҗәдә - 630 сум булачак.
Туендыручысын югалту очрагы буенча хезмәт пенсиясенең төп өлешенең зурлыгы ата-аналарын югалткан балалар өчен (тулы ятимнәр) – 1260 сум, мәрхүм туендыручы гаиләсенең хезмәткә сәләтсез башка әгъзалары өчен – 630 сум.
Хезмәт һәм социаль сәясәт комитетында: законны гамәлгә ашыру өчен таләп ителә торган чаралар - 21,26 миллиард сум – 2007 елга Пенсия фонды бюджетында инде каралган, - дип билгеләп уздылар.
 
РИА Новости материалларыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International