Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеменең чаралар планын үтәү буенча киңәшмә

2007 елның 4 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2006 елның 31 октябрендәге 1721-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә төзелгән Татарстан Республикасы Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеменең чаралар планын үтәү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Арча, Балтач, Биектау һәм Кукмара муниципаль районнарында әлеге районнарның җирле үзидарә органнарының, федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләренең торышын өйрәнү, барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерүдә күрсәтелгән органнарга гамәли ярдәм күрсәтү буенча тикшерү чараларын үткәрү турында карар кабул ителде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры – эшче төркем җитәкчесе М.М.Корманов алып барды. Киңәшмәдә Татартан Республикасы буенча ЭЭМның иҗтимагый куркынычсызлык милициясе җитәкчесе - эшче төркем җитәкчесенең урынбасары Р.А.Галимбәков, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм Татартан Республикасы буенча ЭЭМның бүтән җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International