ЭЭМ кәрәзле элемтә базарын контрольгә алырга тәкъдим итә

2007 елның 5 сентябре, чәршәмбе
Кулланышта булган кесә телефоннарын контрольсез сату-алуны тыярга кирәк дип саный ЭЭМ. Халыкны гомуми “кәрәзләү” каршыга килүче криминал дулкыннар барлыкка китерде. Җинаять эшләре рейтингында кәрәзле телефоннар белән җинаятьләр беренче баскычка менде. Хәзер һәр бишенче җинаять алар белән бәйле.
Кайбер төбәкләрдә мондый фаҗигаләрнең саны ел саен 2-3 тапкырга арта. Тиз арада, бернинди документларсыз сату һәм шунда ук тере акча алу мөмкинлеге мондый җинаятьчелекнең үсүенә этәрә генә. Сатып алучыларның гражданнан әлеге аппартның кайдан алуы белән: аның туйдырган яки заманнан артта калган модельдән котыласы киләме, ул аны урлаганмы яки кемнән дә булса алганмы – кызыксынмавы да бернинди кыенлыклар тудырмый. Нәтиҗәдә, берничә ел эчендә генә җинаятьчел кәсепнең яңа төре – кесә телефоннарына ау барлыкка килде. Әгәр соңгы елда милиция исәбенә 250 мең урланган телефон куелган булса, бу елның беренче яртысында инде 160 меңләп урланган телефон теркәлгән. Статистика күләгәсендә калган мондый тагын ничә җинаять бар икән? Берәү дә белми.
Кәрәзле телефоннар табыш буларак каракларда һәм урлаучыларда башка бер көнкүреш техникасына, автомобильгә һәм зәркән бизәнү әйберләренә караганда күбрәк популярлык ала бара. Әлеге җайланманы үзеңнеке итү өчен махсус квалификация таләп ителми бит – бау белән муенга асылган телефонны тартып алу яки аны билгә буылган тышлыктан чыгару кайвакытта җитди тәҗрибә таләп итми ләбаса. Аны кесәгә яшерү дә, аны сату да әллә ни кыенлык тудырмый бит. Урланган телевизорны үз җилкәңдә “кыек” остаханәгә алып барырга, кеше машинасына номерларны яңадан сугарга, яшерен сату-алу белән шөгыльләнүче зәркәнчеләрне дә эзләргә кирәкми бит. Телефонны шунда ук артык сораулар бирмичә сатып алачаклар – теләгәннәр өчен бөтен ишекләр ачык: хәтта дөрес, вак салоннардан, палаткалардан һәм лотоклардан гыйбарәт тулы бер челтәр аша гамәлгә ашырыла бу эш.
“Доза”га эшләргә теләгән наркоманнар, очраклы килеп кергән бандит-“гастролерлар”, намуслы эшләргә теләмәгән законсыз мигрантлар, хәтта бомжлар өчен мондый система – зур бүләк. Ә кәрәзле элемтә клиентлары өчен – чын афәт.
“Кәрәзле” җинаятьчеләрнең корбаннары еш кына балалар, хатын-кызлар һәм яшьүсмерләр була. Алардан телефонны талап алу куркынычсыз, моннан тыш алар телефоннарын башкаларга караганда күбрәк күрсәтәләр: күп шалтыраталар, компьютер уеннарын уйныйлар, фотога төшерәләр, яшьтәшләре яки әйләнә-тирәдәгеләр алдында мактаналар - кыйммәтле матур уенчыкны һәркемгә дә күрсәтәселәре килә аларның. Кайберәүләрнең телефоннары кыйммәтле металлар һәм ташлар белән бизәлгән һәм алар сөйләшү чарасыннан бигрәк зәркән эшләнмәне хәтерләтә.
РФ ЭЭМ Җинаять эзләү департаменты хәбәр иткәнчә, кесә телефоннары өчен талап һәм кыйнап кына калмыйлар, хәтта үтерәләр дә. Кылынган җинаятьләр турындагы көндәлек сводкаларда һичшиксез кәрәзле телефон югалу турында хәбәр була.
Мондый телефоннарга “ауга” чыгучыларның төгәл яшь кысалары да урнашкан инде – 18 яшьтән 28 яшькә кадәр.
ЭЭМ җитәкчелеге фикеренчә, кәрәзле телефоннар сатуның катгый системасын урнаштырырга кирәк. Иң аз дигәндә, ул эшләнмәгә техник паспорт һәм аңа саткан сатучыдан алынган товар чегы күрсәтелгәндә генә тормышка ашырылырга тиеш. Һәр алыш-биреш теркәлергә һәм законлы тәртиптә үткәрелергә тиеш. Кибеттә бирелгән берничә кәгазь кисәген саклап калу авыр эш түгел бит юкса.
Үзеңнең кесә телефонын ничек угрыларга бүләк итмәскә һәм аны барыбер урласалар яки тартып алсалар - нишләргә соң?
ЭЭМ Җинаять эзләү департаментында иң беренче чиратта кәрәзле иптәшеңнең саклылыгы турында уйларга киңәш бирә. Урамда, җәмәгать транспортында, кибетләрдә, барларда, клубларда аны бил каешларыннан һәм муен бауларыннан алырга һәм иң яхшысы эчке кесәләргә салырга тәкъдим ителә. Бу чакта аны калтырау режимына кую аеруча кулай, чөнки аның шалтырау тавышы “усал ниятлеләр”нең игътибары үзенә җәлеп итмәячәк. Үзеңнең телефоныңны һичкайчан да таныш булмаган кешеләргә теләсә нинди сәдбәпләр китерелсә дә, биреп торырга ярамый. Хәтта “ашыгыч ярдәм”, янгын сагын, милиция чакырту өчен сорап торсалар да, иң ышанычлысы – аның гозерләрен үзегез башкарыгыз.
Кибеттә, ресторанда, берәр күңел ачу клубында яки офиста телефоныгыз югалганны абайлап алсагыз, администрациягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, бәлки аларда видеокүзәтү системасы урнаштырылгандыр. Бу очракта җинаятьченең хәтта йөзен дә ачыклап була. Тиз арада башка бер телефоннан үзегезнең номерга шалтыратып карагыз. Угрының янәшәдә генә булуы ихтимал һәм шалтырату аны тиз ачыкларга ярдәм итәчәк.
Милициягә телефон урлану турында вакытында тапшырылган гариза җинаятьнең ачылуга 75 процент өмет бирә.
Милициягә югалган телефонның идентификация номерын - IMEI хәбәр итү бик мөһим. Аны алдан ук, күңелсез вакыйга булганчы ук белеп куярга кирәк, ул я арткы капкачта батарея астына язылган була, я аны йолдыз-киртә-06-киртә номерына шалтыратып белеп була.
Эзләүчеләр урланган кесә телефонын гадәттә ничек эзлиләр соң? Иң тиз һәм ышанычлы ысул – урланган телефоннан угрылар сөйләшүе аша. Хуҗа сату офисына мөрәҗәгать итеп, SIM-картаны яба ала, әлбәттә. Бу чакта исәптә калган акчалар сакланып кала, әмма телефонны эзләү күпкә авырлаша.
Эзләүчеләр телефоннан сөйләшү турында мәгълүматларны үз эченә алган документларны элемтә операторыннан чыгарта ала. Анда шалтыратуларның исемлеге бирелә. Әмма монда бер нечкәлек бар – сөйләшүләрнең закон белән саклана торган серен сакларга кирәк. ЭЭМда белдергәнчә, әлеге сер саклана: милиционерларны сөйләшүнең эчтәлеге түгел, ә җинаятьче җыйган һәм аңа кергән шалтыратулар турындагы мәгълүмат кына кызыксындыра.
 
«Российская газета» - 2007 елның 4 сентябрендәге 4457 номерлы Федераль басма
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International