Һөнәри белем бирү системасын үзгәртеп кору

2007 елның 5 сентябре, чәршәмбе
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган киңәшмәдә катнашты. Анда башлангыч һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрен үстерү мәсьәләсе карап тикшерелде. Сүз һөнәри белем бирү системасын үзгәртеп кору һәм башлангыч белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү дәүләт автономияле мәгариф учреждениеләрен төзү турында барды.
Үзгәртеп төзү процессын җайга салучы норматив хокукый актлар пакеты эшләнде, моның өчен составына ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ИСТҮ вәкилләре кергән эшче төркем төзелде.
Эшче төркем эшендә ТР юстиция министрлыгы исеменнән закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Е.В.Лопатина катнашачак.
Мәсьәлә турында фикер алышуда ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР ФМның Казначылык Департаментының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International