Паспортның чынлыгын хәзер Интернет аша да тикшереп була

2007 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүгенге көннән башлап россия паспортларының чынлыгын Россиянең Федераль миграция хезмәте (ФМХ) сайты махсус мәгълүматлар базасы аша тикшереп була. Бу хакта “Россия” телеканалы хәбәр итә.
ФМХ “Россия Федерациясе гражданнары паспортларын чынлыкка тикшерү сервисы” системасының мөрәҗәгатьләр кабул итүнең автомат рәвешендәге хезмәтен эшләтә башлады. Әлеге система ярдәмендә теләсә кем – физик зат булсынмы ул яки юридик затмы – гражданлык паспортын өч билге: “гамәлдә”, “гамәлдә түгел” һәм “белешмәләр юк” дигән баганалар буенча тикшерә алачак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: мәгълүматлар базасында паспортның хуҗалары турында бернинди шәхси мәгълүматлар да юк. Сорауларга җаваплар электрон почта буенча киләчәк. Шулай итеп, паспорт турында мәгълүматны шәхесеңне яшереп алу мөмкин түгел.
Системага керү өчен файдаланучыга ФМХ сайтында теркәлү узарга кирәк. Әлеге система ярдәмендә мәгълүмат соратучы затларның исәбен алып бару автомат рәвешендә башкарыла.
Яңа сервис мәнфәгатьле структураларга теге яки бу юридик, финанс, нотариаль гамәлләр яки алыш-бирешләр башкарганда таләп ителгән теләсә кайсы паспортны тикшереп алырга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Исегезгә төшерәбез, августта Федераль финанс мониторингы (Росфинмониторинг) һәм ФМХ законсыз керемнәрне күчерүгә, террорчылыкны финанслауга һәм законсыз миграция оештыруга каршылык күрсәтү турында килешүгә кул куйганнар иде. Яклар әлеге өлкәдә уртак норматив хокукый актлар эшләячәк, таләп ителгән очракларда уртак чаралар әзерләү һәм үткәрү өчен ведомствоара эшче төркемнәр оештырачак.
Моннан тыш, җинаятьчел керемнәрне законлаштыруга һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору өлкәсендә мәгълүматлар алышу һәм тәҗрибә уртаклашу, шулай ук статистика һәм белешмә материаллары, норматив хокукый актлар һәм методик киңәшләр белән алышу гамәлгә кертелер дип уйланыла.
Шулай, Россия ФМХ Росфинмониторингка чит ил гражданнарын һәм РФда вакытлыча булган яки даими яшәүче гражданлыклары булмаган затларны исәпкә алу турында мәгълүматларны, адрес-белешмәләрне, бирелгән чит ил паспортлары турында белешмәләрне, югалган, гамәлдә булмаган паспортлар турында, үлүчеләрнең паспортлары һәм паспортларның югалган бланклары турында белешмәләрне җиткереп торачак.
Росфинмониторинг үз чиратында Россия ФМХнә Росфинмониторинг сайтының экстремистлык эшчәнлегендә катнашулары турында белешмәләр булган оешмаларның һәм физик затларның исемлеген урнаштырган ябык интернет-битенә керү кодын бирәчәк.
Шулай ук Росфинмониторинг ФМХнә чит ил гражданнары катнашында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре, шулай ук миграция законнарын бозу билгеләре күренгән башка очраклар турында хәбәр итеп торачак. Моннан тыш, Росфинмониторинг ФМХнең язма үтенече нигезендә физик затларның һәм оешмаларның акча чаралары һәм башка мөлкәте белән башкарылган гамәлләр турында мәгълүмат бирәчәк.
 
rbc.ru. материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International