НХАга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы затларны укыту

2007 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы затларны укыту буенча семинар дәресләр оештыру мәсьәләсенә багышланган оператив киңәшмә үткәрде. Дәресләр 11 сентябрьдә ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында узачак.
Чара коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы карары нигезендә ТР Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге тарафыннан оештырыла. Семинар дәресләрдә республиканың барлык муниципаль районнары, шулай ук норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы дип билгеләнгән министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак.
Аларга НХАга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү методикасы һәм аның нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр әзерләү буенча лекцияләр укылачак, шулай ук уку-укыту тематикасы буенча тренинг үткәреләчәк. Беркөнлек дәресләр уку-укыту темалары чагылган мәсьәләләрне “түгәрәк өстәл” янында карап тикшерү белән тәмамланыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International