ТР Юстиция министрлыгында Эксперт советы утырышы

2007 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
Кичә ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге закон проектларын карап тикшерү кертелгән иде:
1. “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында”;
2. “Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
3. “Патент нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
4. “Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез милекнең бүтән объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында”;
5. “Баулы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
6. “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
7. “Балык Бистәсе муниципаль районы”ның яңа төзелгән муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Балык Бистәсе муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында”;
8. “Алексеевск муниципаль районы”ның яңа төзелгән муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Алексеевск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәти йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында”;
9. “Чистай муниципаль районы”ның яңа төзелгән муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Чистай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәти йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актын раслау турында”.
Эксперт советы әгъзалары карап тикшерелгән 9 Татарстан Республикасы законы проектларының 7сен, шул исәптән шартнамә төзүне рәсмиләштерүне исәпкә алып өч муниципаль районның ҖҮИ органнарының мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актлары турында закон проектларын хупладылар һәм моннан алда күрсәтелгән закон проектларын Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты әгъзалары каравына юнәлтергә дигән карар кабул иттеләр.
“Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын исәпкә генә алдылар, чөнки ул ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан ТР Дәүләт Советы каравына кертелгән инде.
“Патент нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты эшләп бетерү өчен җибәрелде.
Закон проектлары турында фикер алышуда эксперт советының әгъзалары Р.А.Сәхиева, А.Н.Белов, Ш.Ш.Яһүдин, Ф.Г.Фатхуллина, Е.Б.Солтанов, Г.Р.Хәбибуллина, С.Н.Столяров, Ә.Р.Кәримова катнаштылар.
Эксперт советы утырышына Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының икътисад бүлеге җитәкчесе Э.Н.Файзова, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе урынбасары И.В.Ерашова, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе М.Г.Лепина, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хокук идарәсе җитәкчесе Ф.Э.Санатуллина чакырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International