Муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртүгә багышланган киңәшмә

2007 елның 7 сентябре, җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов муниципаль берәмлекләрнең чикләрен “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 12 статьясындагы 2 һәм 4 өлешләрнең нигезләмәләрен гамәлдә куллану белән бәйле барлыкка килгән үзгәртүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында, әгәр күчерелә торган территорияләрдә торак пунктлар булмаса, муниципаль районнарның чикләрен үзгәрткәндә тавыш бирү үткәрү зарурлыгы турында мәсьәлә карап тикшерелде.
Югарыда күрсәтелгән мәсьәлә буенча җирле үзидарә органнары мөрәҗәгатьләренә карата урнашкан хәлдә уртак бер хәл итү ысулын эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте юстиция министры М.М.Корманов. Фикер алышу барышында республиканың төрле районнарында муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртүнең башка четерекле мәсьәләләренә дә игътибар бирелде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков, ТР Прокуратурасы бүлеге прокуроры Л.М.Мәҗитова, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе баш киңәшчесе Ф.В.Зарипов, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсенең закон проектлары белән эшләү бүлеге мөдирен вакытлыча башкаручы А.И.Зарипов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе секторы мөдире А.Н.Белов, Казан шәһәре Думасы Аппаратының норматив-хокук идарәсе җитәкчесе Т.И.Ищенко катнашында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International