Дәүләт нотариуслары эшчәнлеге турында киңәшмә

2007 елның 7 сентябре, җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов эш киңәшмәсе үткәрде, анда Татарстан Республикасында дәүләт нотариуслары, шул исәптән югары юридик белемнәре һәм нотариаль эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукына лицензияләре булмаган нотариусларның эшчәнлеге турында мәсьәлә карап тикшерелде.
Сүз федераль законнарны бозуны бетерү турында Татарстан Республикасы Прокуратурасы язма гаризасы турында барды. Төп басым югары юридик белемнәре булмаган дәүләт нотариуслары белән хезмәт шартнамәләренең гамәлдә булу вакытына һәм “Нотариат турында РФ законнары нигезләре” таләпләренә ясалды.
Киңәшмә ТР юстиция министры урынбасарлары һәм ТР Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе, ТР Прокуратурасы, ТР Президенты Аппаратының Хокук идарәсе, ТР Министрлар Кабинетының Хокук идарәсе, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре катнашында узды.
Әлеге мәсьәлә буенча киләсе киңәшмә быелның 12 сентябрендә узачак, анда барлык дәүләт нотариуслары да катнашыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International