Ютазы муниципаль районы җәмәгать судьясы суд участогында эш алып баруны оештыру
2007 елның 8 сентябре, шимбә
ТР Юстиция министрлыгының 2007 елның икенче яртысына эш планы нигезендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча оештыру-методика эше бүлеге белгечләре тарафыннан Ютазы муниципаль районы җәмәгать судьясы суд участогында эш алып баруны оештыруны өйрәнү үткәрелде.
Суд статистикасының гомумиләштерелгән нәтиҗәләре буенча быелның беренче яртысында Ютазы муниципаль районы җәмәгать судьялары 71 җинаять эшен карап тикшергән. Узган елның шул ук вакытындагы күрсәткечләр - 48 эш. Ютазы районы җәмәгать судьясы суд эшчәнлегендә 504 граждан эше, узган елда – 282 эш, 2007 елда 682 һәм 2006 елда 551 административ эш карап тикшерелгән.
Ютазы муниципаль районы җәмәгать судьясына җинаять эшләре буенча 13,5, граждан эшләре буенча 96, административ эшләр буенча 129,9 эш туры килә.
Җәмәгать судьясы аппаратында эш алып баруны оештыруны өйрәнү күрсәтүенчә, эш расланган Суд эшләрен алып бару буенча кулланмасы нигезендә оештырылган, аерым алганда, теркәүгә алу, эшләрне рәсмиләштерү, суд карарларын җибәрү билгеләнгән вакытларда алып барыла. Шулай ук “Башкарма эш алып бару турында” ФЗның 10 ст. 1 п. Таләпләре нигезендә башкарма документларны тутыру кагыйдәләре саклана.
Җәмәгать судьясы эшчәнлеген оештыру һәм суд эшләрен алып бару культурасына карата җитди гаепләр юк: эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән эш вакыты тәртибе билгеләнгән. Гражданнарның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны сорап судка мөрәҗәгать итү хокукларын киртәләрсез гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырылган. Моның белән бәйле суд участогына мөрәҗәгать итү өчен зарур документ үрнәкләренә, шулай ук дәүләт пошлинасы зурлыгы, аны түләү тәртибе, гражданнарның аерым категорияләре өчен ташламалар һәм суд утырышында карап тикшерергә билгеләнгән эшләр исемлегенә аерым игътибар бирелгән.
Башка торак пунктлардан килгән гражданнарны җәмәгать судьясын эш вакыты дәвамында кабул итә. Белешмәләр, документлар бирүне һәм гражданнарны кабул итүне канцелярия җитәкчесе эш көне дәвамында гамәлгә ашыра. Әмма, суд хакимлеге символлары турында закон таләпләре Ютазы районы җәмәгать судьясы суд участогында сакланылмый: суд утырышы залында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы герблары һәм флаглары урнаштырылмаган, гәрчә алар булсалар да.