Банкротлык мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы

2007 елның 10 сентябре, дүшәмбе
Узган атна ахырында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасында банкротлык процедураларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм арбитраж идарәчеләрнең эшчәнлекләрен контрольдә тоту мәсьәләләре буенча башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының багланышларына багышланган эшче төркем утырышында катнашты. Ул Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә узды.
Эшче төркем әгъзалары 2007 елның 3 сентябрендәге 432 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2007 елга эш планын расладылар, шулай ук эшче төркем планына кертү өчен тиз арада хәл ителүне таләп иткән тәкъдимнәрне керттеләр (РФ ФСХнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.А.Якунин).
Көн тәртибендә карап тикшерелгән икенче мәсьәлә республиканың банкротлык процедураларын үтүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләрнең торышы турында булды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенә министрлыклар һәм ведомстволар кысаларында авыл хуҗалыгы тармагының бурычларын түләргә хәле җитмәү (банкротлык) халәтендәге оешмаларының мөлкәти комплексларын рәсмиләштерүне тизләтү һәм бетерелгән оешмаларның җир кишәрлекләрен тапшыруны контрольдә тотуны тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү юлларын бер атна эчендә эшләргә йөкләнде.
Сентябрь дәвамында авыл хуҗалыгы тармагы оешмаларында банкротлык процедураларын алып баручы арбитраж идарәчеләре белән хәлсезлек (банкротлык) процедураларын һәм реестр суммаларын түләп бетерүне тизләтү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрү уйланыла.
Эшче төркем утырышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына банкротлык халәтендәге авыл хуҗалыгы оешмаларының түли алучанлыгын кире кайтаруга, эш урыннарын һәм мөлкәтне саклап калу максатыннан инвесторларны җәлеп итүгә йөкләмәләр бирелде.
Утырыш Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе М.Р.Шаһиәхмәтов рәислегендә ТР Министрлар Кабинеты, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР ИСТҮ, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиләре катнашында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International