Дәүләт Думасына административ хокук бозулар турында эшләрне тыңлау барышында аудиоязма алып баруны рөхсәт итүче закон проекты кертелде

2007 елның 11 сентябре, сишәмбе
Депутатлар административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерү барышында аудиоязма алып барырга теләүчеләр өчен каршылыкларны бетерергә тәкъдим итәләр.
"Интерфакс" хәбәр иткәнчә, конституциячел законнар буенча комитет башлыгы Владимир Плигин һәм бәйсез депутат Сергей Попов парламентның түбән палатасына закон проекты керттеләр, аның нигезендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексына административ хокук бозулар турында эшләрне алып баруда катнашучы затларга, шулай ук административ хокук бозулар турында эшләрне алып баруда катнашучы гражданнарга аудиоязма чаралары ярдәмендә, шулай ук кулдан язып карап тикшерелүнең барышын теркәп бару хокукын бирү тәкъдим ителә.
Закон проектында шулай ук, әгәр фотога төшерергә, видео яздырырга, ачык карап тикшерүне радио һәм телевидение аша тапшырырга телисең икән, боларның административ хокук бозулар турында эшне карап тикшерүче судья, орган, вазыйфаи зат рөхсәте белән тәэмин ителүе карала.
Закон проектының авторлары әлеге норманы кертү суд эшләрен алып баруның барышы һәркем өчен дә ачык булуны киңәйтүгә ярдәм итәчәк дип ышаналар.
Закон проектына аңлатмада Дәүләт Думасы комитетына “кайбер очракларда эштә катнашучы затларга һәм дә эш карап тикшерелү барышында булган затларга эш тикшерүнең барышын теркәүгә әлеге мәсьәләләнең  КоАПта җайга салынмавына селтәп киртә куелу турында мәгълүматлар килүгә” игътибар юнәлтелә.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International