Югары уку йортлары студентларына уку кредитлары бирү турында

2007 елның 11 сентябре, сишәмбе
Уку кредитлавына дәүләт ярдәме механизмын эшләү һәм апробацияләү максатында Россия Федерациясе Хөкүмәте 2007 елның 23 августында “Дәүләт аккредитациясен алган югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең студентларына уку кредитлары бирелүгә дәүләт ярдәме буенча эксперимент үткәрү турында” 534 номерлы карар кабул итте, аның нигезендә 2007-2010 елларда дәүләт аккредитациясен алган югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең студентларына уку кредитлары бирелүгә дәүләт ярдәме буенча эксперимент үткәрү билгеләнгән. Ул:
сыйфатлы югары һөнәри белемнең ачыклыгын арттыруга, мәгариф системасының социаль юнәлешен, шул исәптән аз керемле гаиләләр гражданнары өчен ныгытуга;
гамәлдәге хокукый һәм икътисадый мохиттә уку кредитлавының потенциалын һәм перспективаларын ачыклауга;
уку кредитлавы мәсьәләләре буенча норматив хокукый актлар эшләүгә карата тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлтелгән.
Моннан алда күрсәтелгән карарда:
- Дәүләт аккредитациясен алган югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең студентларына уку кредитлары бирелүгә дәүләт ярдәме буенча эксперимент үткәрү тәртибе турында нигезләмә;
- Дәүләт аккредитациясен алган югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең студентларына бирелгән уку кредитлары буенча җаваплылыкны үз өстенә алу шартнамәләре нигезендә җаваплылыкны үз өстенә алучылар чыгымнарының бер өлешен федераль бюджет чаралары хисабына каплау кагыйдәләре расланган.
Эксперимент 2007 елның 1 сентябреннән 2010 елның 31 декабренә кадәр үткәрелә.
Карарда каралганча, программада дәүләт аккредитациясен алган теләсә кайсы ВУЗ, бурычка алучы һәм җаваплылыкны үз өстенә алучысы сайлап алган теләсә кайсы банк катнаша ала.
Уку кредиты буенча бурыч алучының җаваплылыкны үз өстенә алучысы итеп я потенциаль эш бирүче, я махсус төзелгән юридик зат – уку кредитлары буенча банк алына ала. Ләкин җаваплылыкны үз өстенә алучының базарда эшләү тәҗрибәсе өч елдан да ким булмау һәм “финанс-хуҗалык эшчәнлегенең аудитор бәяләмәләре белән расланган канәгатьләндерерлек нәтиҗәләре” булу зарур.
Кредит буенча иң югары процент ставкасы - 10%тан да зур түгел.
Бурыч алучыга төп бурычын һәм процентларны түләп бетерү буенча кичектереп тору (ташламалы чор) вузда укуның бөтен вакытына һәм өстәмә өч айга тәкъдим ителә.
Экспериментта катнашучы банкларның өстәмә түләүләр (шул исәптән бурыч алучыларның счетларын алап бару өчен комиссияләр) алырга хаклары юк.
Уку кредиты буенча бурычны вакытыннан алда түләп бетерү штраф санкцияләрен кулланмыйча гына гамәлгә ашырыла.
 
www.legis.ru материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International