Бүген ТР Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы экспертиза буенча республика советы һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге карары нигезендә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы белгечләр өчен бер көнлек семинар укулары үткәрелде. Укуларда республиканың барлык муниципаль районнарыннан, үзләренең учреждениеләрендә НХАга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы дип билгеләнгән министрлыклардан һәм ведомстволардан 100 дән артык вәкил белем эстәде.
Укуларны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Ш.Х.Дәүләтгилдиев ачты.