ТР Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы экспертиза буенча материаллар җыентыгы дөнья күрде

2007 елның 12 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча методик материаллар җыентыгы” дөнья күрде. Җыентыкта “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законы, мисал сыйфатында – “Россия Федерациясендә бәя бирү эшчәнлеге турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проектына коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре буенча бәяләмә, Закон актларын коррупциячеллеккә беренчел анализлау буенча эксперт кулланмасы, Башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын коррупциячеллеккә анализлау методикасы һәм норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибен җайга салучы башка материаллар тәкъдим ителгән.
Җыентык Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы карары нигезендә эшләнгән. Ул методик әсбап сыйфатында үз эшләрендә куллану өчен республиканың барлык муниципаль районнарының, министрлыкларының һәм ведомстволарының үз учреждениеләрендә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы дип билгеләнгән һәм әлеге тематика буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында укуларда катнашкан вәкилләргә таратылды.
Методик материаллар җыентыгы шулай ук коррупцияне кисәтү һәм аның белән көрәшү максатыннан теләсә кайсы ведомствода норматив хокукый актларны һәм аларның проектларын коррупциячеллеккә анализлауны оештыруда һәм үткәрүдә файдалы кулланма әсбап була ала.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International