Торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү мәсьәләләре буенча ТР Министрлар Кабинеты карары нигезләмәләренә ризасызлык белдерү

2007 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова граждан Л.А.Соловьевның “Халык тарафыннан 2005 елда торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең республика стандартлары турында” 2004 елның 10 ноябрендәге 483 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карарының аерым нигезләмәләре һәм “Район һәм шәһәр халкы өчен 2005 елда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифларны раслау турында” 2004 елның 3 декабрендәге 538 номерлы Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре администрациясе Башлыгы карары белән аның конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга шикаятьне карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Конституция Судының ачык суд утырышында катнашты.
Шикаятьтән күренгәнчә, гаризачы һәм аның хатыны Лениногорск шәһәрендә яшиләр, хезмәт һәм сугыш ветераннары һәм шушы нигездә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә ташламалардан файдаланалар. Гаризачы, шикаять бирелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарында каралганча, гражданнарның торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләре үз чыгымнарының булырга мөмкин иң зур өлеше уртак гаилә кеременең 22 процентыннан артмаска тиеш, әмма аның очрагында исә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү билгеләнгән республика стандартларыннан артып китә һәм 23 процентны тәшкил итә дип белдерә.
Моның белән граждан Л.А.Соловьев әлеге мәсьәлә буенча 2004 елның 10 ноябрендәге 483 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы Лениногорск районы өчен 1 квадрат метр гомуми торак мәйданына торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен айлык иң зур бәянең республика стандартлары зурлыгының, шулай ук 2004 елның 3 декабрендәге 538 номерлы Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре администрациясе Башлыгы карарында җылылык белән тәэмин итү коммуналь хезмәт күрсәтүе өчен билгеләнгән тариф зурлыгының хокукый нигезенә ризасызлык белдерә.
Татарстан Республикасы Конституция Суды Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре администрациясе, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен тыңлады.
Граждан Л.А.Соловьев шикаяте буенча Татарстан Республикасы Конституция Суды карары “Татарстан Республикасы Конституция Суды турында” 1992 елның 22 декабрендәге 1708-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Конституция Судының ачык утырышында тулы күләмдә игълан ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International