Казан, Чаллы һәм Түбән Камада Татарстан Республикасында Гражданнарга социаль-хокукый ярдәм һәм аларны агарту үзәкләре ачыла

2007 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкның җитәкчеләренең һәм белгечләренең – “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге әгъзаларының Казан, Чаллы һәм Түбән Камада ачылачак Россия Федерациясе гражданнарына социаль-хокукый ярдәм һәм аларны агарту үзәкләрендә дежурлык итү мәсьәләсе турында фикер алышынган оештыру җыелышы булды.
Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге әгъзаларының дежурлыгы 2007 елның 17 сентябреннән 2008 елның мартына кадәр РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиленең төбәк җәмәгатьчелеген кабул итү бүлмәләрендә, “Бердәм Россия” партиясенең Төбәк башкарма комитетларында, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре муниципаль районнарының администрацияләре биналарында оештырылачак.
Дежур тору графигына шулай ук әлеге муниципаль берәмлекләрнең суд участоклары җәмәгать судьялары аппаратының консультантлары да кертелгән.
“Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе булып билгеләнгән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов гражданнарга бушлай хокукый ярдәм күрсәтү мөмкинлеге һәм аларның якын киләчәктә булачак РФ Дәүләт Думасына һәм Россия Президентын сайлаулар алдыннан халык өчен әһәмиятен билгеләп үтте.
Чара барышында юридик консультацияләрнең төрле вариантлары карап тикшерелде.
Дежурлык эшен оештыруның һәм тәэмин итүнең төп моментлары турында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров һәм Министрлыкның эшләр идарәчесе С.А.Брусов бәян иттеләр.
Җыелыш Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторның аппараты вәкиле катнашында үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International