ТР Юстиция министрлыгы гражданнар өчен ачык

2007 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе” турында Татарстан Республикасы Законы нигезендә норматив хокукый актларны куллану белән бәйле кызыксындырган мәсьәләләр буенча гражданнарны даими кабул итә. Шушы максаттан Министрлыкта кабул итү көннәре һәм сәгатьләре билгеләнгән, бу вакытта министр һәм аның урынбасарлары халык белән турыдан-туры аралаша, тиешле консультацияләр бирә яки Министрлык вәкаләтләре кысаларында куелган мәсьәләләрне хәл итү буенча кирәкле чаралар күрә ала.
Бүген Министрлыкта гражданнарны кабул итүне министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәрде. Мөрәҗәгать итүче граждан М.Е.Киченко фатирны бүлешү белән бәйле мәсьәләне ничек хәл итеп булу белән кызыксынды. Аның фикеренчә, әлеге эш буенча чыгарылган суд хөкемнәре барлыкка килгән хәлнең барлык якларын да исәпкә алып бетерми, һәм аларны берьяклы дип уйлый ул. Суд утырышлары беркетмәләренә дә дәгъвасы бар.
Мөрәҗәгать итүчегә барлык мәсьәләләр буенча да тиешле аңлатмалар бирелде. Моннын тыш, гр. Киченкога дәгъва белдерелгән фатирда яшәүче буларак аның законлы хокуклары бозылу белән бәйле каршылыкларны хәл итү өчен законлы көченә кергән суд хөкеменә күзәтчелек шикаятен бирергә киңәш ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International