Буа муниципаль районы муниципаль берәмлеге территориясе чикләрен үзгәртү турында

2007 елның 14 сентябре, җомга
2007 елның 7 сентябрендә Буа районы Советының XVIII утырышы булды. Көн тәртибенә башкалар белән беррәттән “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законы проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертү буенча Буа районы Советының закон чыгару тәкъдиме турында” мәсьәлә дә кертелгән иде. Бу хакта доклад белән Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары С.Ф.Даутов чыгыш ясады.
“Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге Федераль законның 12 статьясындагы 3 өлеш нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты белән бергә әзерләнгән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсендә башлангыч бәяләмә алган.
Тәкъдим ителгән закон проекты Буа муниципаль районының “Зур Фролово авыл җирлеге”, “Күл Черкене авыл җирлеге”, “Килдураз авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен Күл Черкене авыл җирлегенең Каенлык һәм Казма авылларын Зур Фролово һәм Килдураз авыл җирлекләре территорияләренә кушу юлы белән үзгәртүне күз алдында тота.
“Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законында каралганча, гомуми халык саны 1342 кеше булган Күл Черкене авыл җирлегенә Күл Черкене (административ үзәк), Каенлык, Казма авыллары, Лашчы тимер юл разъезды поселогы керә.
Казма авылының хезмәткә яраклы халкы (халыкның гомуми саны – 134 кеше) “Килдураз” авыл җирлегендә урнашкан “Коммуна” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли. Хуҗалык җитәкчелеге авылдашларының социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә. 2006 елда “Коммуна” ҖЧҖ үз чаралары исәбенә башлангыч мәктәптән, клубтан, ФАПтан гыйбарәт иҗтимагый-мәдәни комплексның төзелешен тәмамлады. Авыл яшәеше тулысынча әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенә бәйле булганга күрә, авыл халкына белешмәләр артыннан һәм башка социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне сорап “Коммуна” ҖЧҖ дирекциясе белән бер бинада урнашкан Килдураз авылының башкарма комитетына мөрәҗәгать итү уңайлырак. Казма авылыннан Килдураз авылына кадәр ара 5 км тәшкил итә, яхшы асфальт түшәлгән юл бар.
Шундый ук хәл Каенлык авылында да күзәтелә (халык саныы – 248 кеше). Авыл кешеләре озак еллар дәвамында Зур Фролово авыл җирлеге территориясендә урнашкан “Агрофирма “Нива” ҖЧҖендә эшлиләр. Җирлекнең административ үзәге – Күл Черкене авылына кадәр туры асфальт түшәлгән юл юк, авыллар арасындагы ара исә 6 км тәшкил итә, шуңа күрә авыл кешеләре белешмәләр артыннан һәм башка социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне сорап Күл Черкене авылын әйләнеп, Зур Фролово авыл җирлегенең административ үзәге булган Зур Фролово авылын читләтеп (аңа кадәр тагын 3 км ара бар) Буа шәһәре аша барырга мәҗбүр. Мондый әйләнгеч юлның озынлыгы барлыгы 26 км җыела.
Күл Черкене, Зур Фролово һәм Килдураз авыл җирлеге чикләрен үзгәртү тәкъдиме Күл Черкене авылы Советы тарафыннан бирелде һәм Килдураз, Зур Фролово авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары тарафыннан хупланды. Күрсәтелгән авыл җирлекләре чикләрен тәкъдим ителгән үзгәртү буенча халык ризалыгын алу өчен 2007 елның 11 мартында Казма һәм Каенлык авылларында Күл Черкене авыл җирлегенең чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча тавыш бирү үткәрелде.
“Зур Фролово авыл җирлеге”, “Күл Черкене авыл җирлеге”, “Килдураз авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү белән бәйле тиешле үзгәрешләрне “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына кертергә тәкъдим ителә.
Буа районы Советы депутатлары тәкъдимне хупладылар һәм бертавыштан әлеге карарны кабул итү өчен тавыш бирделәр.
Буа районы Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына “Буа муниципаль районының аерым муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын кертте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International