Бердәм банк бүлегеннән яңалыклар

2007 елның 14 сентябре, җомга
2007 елның август аенда ТР Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә дәүләт теркәвенә алу өчен республика башкарма хакимиятенең төрле органнарыннан 15 боерык керде. Хәзерге вакытта аларның барысына да хокукый экспертиза үткәрелә. Элек кергән норматив актларның 8-е теркәлгән һәм дәүләт реестрына кертелгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына теркәүгә алу өчен юнәлтелә торган норматив хокукый актларга аналаз ясаганда бердәм банк бүлеге белгечләре тарафыннан эшләп бетерүгә җибәрелүне билгеләп узу мөһим.
Эшләп бетерүне таләп иткән беренче четерекле мәсьәлә актларда законнарга туры килмәгән нигезләмәләрнең булуы белән аңлатыла.
Икенче каршылык техник-юридик һәм редакция ягыннан хаталарга бәйле. Бу һәм башка хаталар республика башкарма хакимият органнарында норма төзү эшенең җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмавы турында сөйли.
Нәтиҗәсе буларак, узган айда элек кергән НХА арасыннан 8-е эшләп бетерү өчен кире кайтарылды. Шуна ассызыклыргы кирәк, август аенда теркәүгә алынган норматив актлар үз вакытында шулай ук эшләп бетерү өчен юнәлдерелгәннәр иде.
Бер актка, атап әйткәндә, “Ау объектларына кертелгән хайваннар дөньясы объектларын куллануга бер тапкыр бирелә торган исемле лицензияләр бирү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында” 2007 елның 9 августындагы 853 номерлы Татарстан Республикасы Экология һәм табигатьне саклау министрлыгы боерыгына карата аны дәүләт теркәвенә алудан баш тарту турында карар кабул ителде, чөнки аның федераль законнарга каршы килүе ачыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International