Мәгълүмати ресурслар ышанычлы якланган булырга тиеш

2007 елның 15 сентябре, шимбә
Мәгълүматлаштыру өлкәсендә яңа технологияләрнең үсеше, мәгълүмати массивның зур тизлек белән үсүе чикләнгән кулланыш өчен билгеләнгән мәгълүматның бер өлеше усал ниятле кулланучылар өчен ачылу куркынычын тудыра, алар яшерен мәгълүматны үзләренең начар мәнфәгатьләрендә яки хәтта илкүләм куркынычсызлыкка зыян китереп кулланыла ала. Шуңа күрә безнең республикада, тулаем Россиядә кебек үк, беренче планга дәүләт серен тәшкил иткән яки затларның чикләнгән даирәсе өчен билгеләнгән (гражданнарның шәхси мәгълүматлары һ.б.) мәгълүматны яклау бурычы чыга.
Әлеге мәсьәләләр 2007 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында узган киңәшмәдә карап тикшерелде. Россия Федерациясе Техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча идарәсе вәкилләре киңәшмәгә чакырылганнарны, шул исәптән Татарстан Республикасы министрларының урынбасарларын – даими эшләүче техник комиссияләрнең рәисләрен һәм башкарма хакимият органнарының мәгълүмати куркынычсызлык өчен җаваплы белгечләрен Федераль хезмәт идарәсе тарафыннан үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Аерым игътибар мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итүдәге еш очрый торган җитешсезлекләргә бирелде, аларны тиз арада бетерү таләп ителә. Күрелә торган чараларны финанслау мәсьәләсе күтәрелде, Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм ведомстволарында мәгълүмати куркынычсызлык тәэмин итү юллары билгеләнде.
Киңәшмәдә Юстиция министрлыгы исеменнән министрның беренче урынбасары - Министрлыкның даими эшләүче техник комиссияләрнең рәисе һәм Татарстан Республикасы Иминлек Советының мәгълүмати куркынычсызлык буенча ведомствоара комиссия әгъзасы С.Н.Столяров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International