Татарстан Республикасының мәдәни мирасы комитетын төзү турында

2007 елның 14 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры З.Р.Вәлиевада узган киңәшмәдә катнашты, анда сүз Татарстан Республикасының мәдәни мирасы комитетын төзү, шул исәптән, федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларына мөнәсәбәттә федераль вәкаләтләрнең бер өлеше Россия Федерациясе тарафыннан РФ субъектының дәүләт хакимияте органнарына тапшырылу турында барды.
Татарстан Республикасының мәдәни мирасы комитеты - Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт яклавы өлкәсендә махсус вәкаләтле мөстәкыйль дәүләт органы. Бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен акча субвенцияләр рәвешендә федераль бюджеттан бирелә.
Киңәшмәдә Комитетны финанслау механизмын эшләү һәм аны оештыру тәртибе мәсьәләсе турында фикер алышынды.
Фикер алышуларда ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International